Латыш укчылары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 9:
1918 елның җәендә [[Владимир Каппель]] җитәкләгән Халык армиясе һәм [[Чехословак корпусы]]ның уңышлы һөҗүмнәре аркасында Кызыл армия алдында [[Казан]]ны югалту куркынычы килеп баса. Шәһәрне саклар өчен Көнчыгыш фронты баш сәргаскәре Вацетис әмере белән Казанга 5 нче Земгале Латыш полкының 507 укчысы, күпмедер санда кавалерия һәм артиллерия частьләре килә<ref name="Пресса комучевской Казани">[http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg%3A%2Fnumbers%2F2007_2%2F03%2F03_2%2F Пресса комучевской Казани]</ref> Латыш укчылары Казан гарнизонының иң куәтле көче булып чыга. Гарнизонга 1 нче Латыш дивизиясе, 1000 кешелек матрослар төркеме һәм аерым кызыл төркемнәр - җәмгысе якынча 3000 кеше керә. Укчыларга Көнчыгыш фронт штабын, пароход пристанен, Дәүләт банкын һәм келәтләрне сакларга әмер бирелә. Сан ягыннан кызыллар күбрәк булса да, 7 августта рус-чех төркеме Казанны яулап ала.
 
Казан өчен барган сугыш Кызыл гаскәрләрнең гомумән алганда әзерлексез һәм зәгыйфь булуын ачыклый. Әмма шәһәрне яклап сугышкан латыш укчылары үзләрен каһарманнарча тота<ref name="Kappel1">[[Владимир Каппель|Каппель]] и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, с.254</ref> 5 нче Латыш полкы Казанның көньягында чехлар белән бик озак һәм аяусыз сугыша, хәтта аларны яңадан пристаньгә таба чигендерә башлый. Хәлбуки, Казан кирмәнендә урнашкан, моңарчы кызылларга хезмәт иткән Серб батальонының 300 сугышчысы аклар ягына күчкәч вәзгыять үзгәрә. Иң әһәмиятле мизгелдә батальон флангтан көтелмәгән һөҗүм ясый<ref name="Gagkuev58">''Р. Г. Гагкуев'' Генерал Каппель // Каппель и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, стр. 58</ref> Нәтиҗәдә 5 нче Латыш полкы җиңелә. Полк кызылларгаакларга әсирлеккә төшә.
 
Югалтулар турында төрле фикерләр бар. Хәзерге тарихчылар фикеренчә, 5 нче Латыш полкы җиңелә һәм ул тулысынча диярлек юк ителә<ref name = Gagkuev58/>. Әмма Тәлгать Насыйров язуынча, полкта хезмәт иткән 500 артык сугышчыдан 40 укчы һәлак була һәм 137 сугышчы әсирлеккә төшкән<ref name="Пресса комучевской Казани"/> Исән калган укчыларның күбесе элеккеге прапорщик Грегор җитәкчелегендә Царевококшайск аша Зөягә чыгып җитә. Бер айдан кызыллар Казанны кире кайтаргач, әсир латыш укчылары полкларына кире кайта. Тагын бер мәгълүматка күрә, полк 350 сугышчысын югалта: аклар аларны әсирлеккә төшерә дә, аннары хәрби-кыр мәхкәмәсе карары белән атып үтерә<ref>''В.О. Вырыпаев'' Каппелевцы // Каппель и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, стр. 254</ref>