Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәнәкчеләр фетнәсе latin yazuında])
Сәнәкчеләр фетнәсе — Совет хакимиятенең хәрби коммунизм тәртипләренә каршы крестьяннәр күтәрелеше. 1920 елның 4 февралендә Минзәлә өязенең Яңа Елань авылы халкы чуалышыннан башланып китә. Тиздән Уфа губернасының Минзәлә , Бәләбәй , Бөре өязләренә , Казан губернасының Чистай , Самар губернасының Бөгелмә , һ.б. өязләренә тарала. Баш күтәрүчеләр А. Милованов җитәкчелегендә фетнә штабын оештыралар, совет хакимияте тәртипләренә каршы көрәшәләр, азык-төлек җыючы эшче һәм кызылармиячеләр берәмлекләрен талыйлар, крестьян арасында азык-төлекне аларга бирмәү коткысы тараталар. Фетнәгә каршы көрәшү өчен Минзәләдә гадәттән тыш комиссиясе оештырыла, җитәкчесе — Миңлегәрәй Әхмәтшин . Фетнә 1920 елның март уртасында бастырыла.