Зөфәр Сәдертдинов
Зөфәр Сәдертдинов | |
---|---|
Туган | 8 март 1924 Байкыбаш, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 21 апрель 2017 (93 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Самар дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | төзүче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Садертдинов Зөфәр Садертдин улы (8 март 1924 ел — 21 апрель 2017 ел) — совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Кама автомобиль заводы төзелеше җитәкчесе, Яр Чаллы каласына нигез салучы. РСФСР-ның атказанган төзүчесе, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, «Мактау Билгесе», ике Кызыл Йолдыз, 3-нче дәрәҗә Дан һәм 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зөфәр Садертдин улы Садертдинов Башкорт АССР-ының Караидел районы Байкыбаш авылында 1924 елның 8 мартында туа. 1940 елдан агач әзерләүдә эшли.
1942 елда танк гаскәрләренә чакырыла, сугышта катнашучы, ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңү өчен» миналлары белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы елларда техникум тәмамлый, Куйбышев өлкәсенең Ставрополь шәһәрендә «Электромонтаж-56» тресының 426 нчы санлы эшләр начальнигы идаралыгында мастердан идарә начальнигы вазифасына кадәр үрли. Куйбышев индустриаль институтын тәмамлый (1957).
Тольяттида түбәндәге эре сәнәгать объектлары төзелешендә катнаша: Идел ГЭСы, синтетик каучук, химик, азотлы-тук, цемент машиналары эшләү заводлары, Идел автомобиль заводы.
1970 елдан территориаль баш идарә начальнигы, ССРБ-ның Минмонтажспецстройының Яр Чаллыда Кама автозаводы төзелеше буенча коллегия әгъзасы.
Алдан төзелә торган объектлардагы төзелеш-монтаж эшләре аның җитәкчелегендә үтәлә, 14 хакимият органнары һәм 25 махсуслаштырылган мәйдан булдырыла.
1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары, ССРБ-ның машиналар эшләү предприятиеләре (шул исәптән «Атоммаш», «Ростсельмаш», Харьков трактор заводы) төзелешендә куратор була.
2017 елның 21 апрелендә вафат була.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСР-ның атказанган төзүчесе
- Ленин ордены
- Октябрь Революциясе ордены
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены
- «Мактау Билгесе» ордены
- ике Кызыл Йолдыз ордены
- 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- 3-нче дәрәҗә Дан ордены
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 8 март көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- 21 апрель көнне вафатлар
- 2017 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- СБКФ әгъзалары
- РСФСР атказанган төзүчеләре
- Караидел районында туганнар
- Башкортстанда туганнар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- «Берлинны алу өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Самар дәүләт техник университетын тәмамлаучылар